Дин һәм тормыш
Чирмешәндә Корбан бәйрәмендә фокусчы да катнашты (+ФОТО)
Чирмешән авылында балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне Чирмешәннең Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә үткәрергә туры килде.
100 дән артык бала катнашкан бәйрәмне Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов ачып җибәрде. Ул барча кунакларны да корбан гаете белән тәбрикләде. Аннан соң балалар батутларда сикереп уйнадылар, поп-корн, татлы мамык...
Чирмешән авылында балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Һава торышы яңгырлы булу сәбәпле, бәйрәмне Чирмешәннең Физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә үткәрергә туры килде.
100 дән артык бала катнашкан бәйрәмне Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов ачып җибәрде. Ул барча кунакларны да корбан гаете белән тәбрикләде. Аннан соң балалар батутларда сикереп уйнадылар, поп-корн, татлы мамык белән сыйландылар.
Казан шәһәреннән килгән супер-тамада Гамил Нур төрле уеннар, бәйгеләр үткәрде, кызыклы шоу ясады. Коръән китабыннан төрле сүрәләр укып күрсәткән балаларга бүләкләр өләште. Фокусчы - аниматор балаларны төрле фокуслары белән гаҗәпләндерде.
Бәйрәм Чирмешән мәчетендә, балалар өчен әзерләнгән тәмле сыйлы өстәлләр артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев