Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә икенче мәчет төзелә

Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзүчеләр беренче катның кирпеч стеналарын күтәрә башладылар.

Яңа дин йортын район үзәгендә узган елны төзи башлаганнар иде. Аны Әмир авылында туып - үскән, бүген Сургутта яшәүче эшмәкәрләр - бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар төзетә.
-Мәчет ике манаралы, ике катлы була, -ди стенаның беренче кирпечен куйган Фазыйл Әгъләмов.- Цоколь өлешендә, аны былтыр салган идек, административ бүлмәләр ясарга ниятлибез. Яңа мәчеттә намаз укый торган берничә зал булачак, хатын - кызлар өчен дә аерым урын каралган. Быел, Алла бирсә, стеналарны күтәреп, түбәсен ябарга планлаштырабыз.
Әгъләмовлар бу мәчетне әниләре хөрмәтенә "Мөшбикә" дип атарга булганнар.
Район үзәгендә тагын бер мәчет булуына Җәмигъ мәчетенең имам - хатыйбы Рәмил хәзрәт Ибраһимов та сөенә. Бүген ул, дога кылып, әлеге изге эшкә хәер - фатыйхасын бирде.
Игелекле якташларыбыз Әмир халкына да гел ярдәм итү җаен табып торалар. Берничә ел рәттән "Авыл көне", Сабантуй үткәрделәр, яңа ачылган мәктәпкә 100 мең сум акча бирделәр, авылның керү юлында яңа аншлаг ясаттылар, иске күперләрне алмаштырып, яңаларын урнаштырдылар. Мәчет төзергә алынулары кешеләргә игелек кылу максатыннан. Мәчет салдыру, билгеле, саваплы эш булса да, җаваплы һәм күләмле хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет Мөшбикә мәчете