Дин һәм тормыш
Чирмешәндә ифтар ашына кунакларны таксида алып килгәннәр
Чирмешән мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы үткәрделәр. Аны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов оештырды.
Мәҗлескә район авылларыннан 100дән артык кеше җыелган, картлар һәм инвалидлар йорт - интернатыннан да килүчеләр булган. Инвалидлар өчен мәчеткә керү юлында вакытлыча пандуслар ясаганнар. Транспорт чарасы булмаганнарны бирегә такси машиналары белән бушлай...
Чирмешән мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы үткәрделәр. Аны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов оештырды.
Мәҗлескә район авылларыннан 100дән артык кеше җыелган, картлар һәм инвалидлар йорт - интернатыннан да килүчеләр булган. Инвалидлар өчен мәчеткә керү юлында вакытлыча пандуслар ясаганнар. Транспорт чарасы булмаганнарны бирегә такси машиналары белән бушлай алып килгәннәр.
Чарада Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов Рамазан ае турында сөйләгән, вәгазь укыган. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе мәҗлескә килүчеләрне киләчәккә планнары белән таныштыра. Соңыннан кунакларны табын артында тәмле ашлар белән сыйлаганнар. Истәлеккә китаплар да бүләк иткәннәр.
-Форсаттан файдаланып, бу чараны оештыруда безгә ярдәм кулы сузган күпсанлы игелекле якташларыбызга рәхмәтемне җиткерәм, - ди Илназ Газыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев