Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә гошер сәдакасы җыялар

Районыбыз авылларында халык бу көннәрдә мәчет-мәдрәсәләргә дип яшелчәләр тапшыра. Бәрәңге, суган, кишер, кәбестә ише көзге нигъмәтләр, нигездә дини уку йортларында укучы шәкертләргә, сукырлар өчен дә эшләүче "Ярдәм" мәчетенә юллана. Гадәттә гошер сәдакасыннан үзебезнең картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә өлеш чыгаралар. -Иске Кади авылында, Тукай поселогында, Кара Чишмәдә, Түбән Кәминкәдә,...

Районыбыз авылларында халык бу көннәрдә мәчет-мәдрәсәләргә дип яшелчәләр тапшыра.

Бәрәңге, суган, кишер, кәбестә ише көзге нигъмәтләр, нигездә дини уку йортларында укучы шәкертләргә, сукырлар өчен дә эшләүче "Ярдәм" мәчетенә юллана. Гадәттә гошер сәдакасыннан үзебезнең картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә дә өлеш чыгаралар.
-Иске Кади авылында, Тукай поселогында, Кара Чишмәдә, Түбән Кәминкәдә, Кармышта яшелчәләр озатылырга әзер дә. Аллаһының рәхмәте яусын, сәдаканы башка авыллардагы дин кардәшләребез дә бик теләп бирәләр,- ди район имам мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. - Без ел да 28-30 тонналап яшелчә җыя идек. Быел аның бер өлешен Әлмәттәге мәдрәсәдән үзләре килеп алачак. Ә Казанга исә илтеп бирәчәкбез. Бу эштә узган елларда техника белән район кулланучылар җәмгыяте бушлай булыша иде. Быел да сәваплы эш өчен машина бирәчәкбез, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан