Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында традицион ислам атналыгы үткәрелде

Әлеге атналык халык арасында гасырлар буе сакланып килгән традицион ислам динен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Аның кысаларында райондагы ун татар авылында тирән әхлакый мәгънәгә ия мөселман фильмнары күрсәтелде, тамашачыларга мәгълүмати буклетлар һәм китаплар таратылды. Шулай ук традицион ислам дине турында лекцияләр укылды. Халык арасында мондый юнәлештә эш алып бару бик мөһим....

Әлеге атналык халык арасында гасырлар буе сакланып килгән традицион ислам динен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.


Аның кысаларында райондагы ун татар авылында тирән әхлакый мәгънәгә ия мөселман фильмнары күрсәтелде, тамашачыларга мәгълүмати буклетлар һәм китаплар таратылды. Шулай ук традицион ислам дине турында лекцияләр укылды.

Халык арасында мондый юнәлештә эш алып бару бик мөһим. Чөнки соңгы вакытта республикабызда кылынган вандаллык актларыннан соң, кайберәүләрнең күңелендә мөселман җәмгыятьләренә карата канәгатьсезлек хисләре туарга да мөмкин. Икенчеләре исә, төпле дини белемнәре булмауга да карамастан, дини кешеләрнең гамәлләрендә теге яки бу аерымлыклар күреп, аларга гаеп тагарга маташты. Югыйсә бу мәгънәсез эш, чөнки кешенең тышкы кыяфәте буенча гына аның радикаль ислам яклымы, түгелме икәнлеген ачыклап булмый. Ә нигезсез гаепләүләр исә, дин тотучылар арасында тагы да зуррак тавыш китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да без чыгышларыбызда "Нәрсә ул традицион ислам?" "Аның төп бурычлары нинди?" дигән сорауларга җавап эзләргә тырыштык.

Кайбер авылларда чарага йөзләгән кеше килде. Һәм алар мондый атналыкларның ешрак уздырылуын үтенделәр.

Хәбир хәзрәт Ханов,

район мөхтәсибе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined