Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мөселманнары Изге Болгарга бардылар

Бабайлар һәм әбиләр рәхмәт белдерә Изге Болгар җыенына барган әбиләр һәм бабайлар изге җирләрне күреп кайту мөмкинлеге тудырган район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. -Ерак араларны хәвеф-хәтәрсез үттек, барын да күрдек, илебезнең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән дә килгән дин әһелләре, милләттәшләр белән очраштык, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. 14 июнь...

Бабайлар һәм әбиләр рәхмәт белдерә


Изге Болгар җыенына барган әбиләр һәм бабайлар изге җирләрне күреп кайту мөмкинлеге тудырган район җитәкчеләренә бик рәхмәтле.

-Ерак араларны хәвеф-хәтәрсез үттек, барын да күрдек, илебезнең төрле почмакларыннан, ерак чит илләрдән дә килгән дин әһелләре, милләттәшләр белән очраштык, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин.

14 июнь көнне үткән бу зур чарага районыбыздан 41 кеше барган иде.

27 июньдә уразага керәбез

Киләсе атнада ураза башлана. Ул 28 июльдә Рамазан гаете белән төгәлләнәчәк. Шул ук көнне район мөхтәсибәте, мәчетләребез имамнары Чирмешәндә мөселман Сабан туе да оештырырга исәпләп торалар.

Чумачкада мәчет ачыла

Бу авылда да дин йорты ачарга планлаштыралар. Бәйрәм-тантана 27 июньгә, җомга көнгә билгеләнгән. Бүген районыбызда 22 мәчет эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан