Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә – көн саен мәҗлес

Бүген, Рамазан аеның соңгы көнендә дә Чирмешән мәчетендә ифтар ашы уздыралар. Кичә биредә йөзгә якын кешене Чаллыдагы "Сабыр" кибете хуҗасы Раил Гыймадиев оештырган мәҗлестә сыйладылар. Раил һәм Алия ике бала үстерәләр, кибетләрендә үзләре теккән мөселман киемнәре саталар икән. -Алла кабул кылсын, инде берничә ифтар мәҗлесе уздырдык, киләсе елда Казанда да...

Бүген, Рамазан аеның соңгы көнендә дә Чирмешән мәчетендә ифтар ашы уздыралар.

Кичә биредә йөзгә якын кешене Чаллыдагы "Сабыр" кибете хуҗасы Раил Гыймадиев оештырган мәҗлестә сыйладылар.
Раил һәм Алия ике бала үстерәләр, кибетләрендә үзләре теккән мөселман киемнәре саталар икән.
-Алла кабул кылсын, инде берничә ифтар мәҗлесе уздырдык, киләсе елда Казанда да зур табын корасы килә,- ди якташыбыз - Яңа Чишмә районының Зирекле авылында туган Раил.
-Дустым Раилгә, башка райондашларга да зур рәхмәт, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Коръән иңгән Рамазан аенда бик күп игелекле гамәлләр кылдык, сабырлык алдык, үзара яхшы мөгамәләдә булдык. Мәчетебездә көн саен диярлек ифтар ашлары узды. Аларны оештыручылар, табын көйләүчеләр - Аллаһыны зурлаучылар.
Чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/10215-chirmesh%D3%99n-m%D3%99chetend%D3%99-k%D3%A9n-saen-m%D3%99%D2%97les-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фоторепортаж Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе