Чирмешән мәчетендә азан әйтү конкурсы узды
Бәйгедә 25 кеше көч сынашты, араларында яшь малайлар да, олы яшьтәге бабайлар да бар иде. Җиңүчеләр өч номинациядә бүләкләнде. Иң матур азан әйтүчеләргә шамаилләр, намазлыклар, дисбеләр һәм түбәтәйләр тапшырылды. Балалар арасында Кармыштан Идрис Шәйдуллиннан да остарак азан әйтүче булмады. Лашманнан Рәзил Мәгъсумов - икенче, Чирмешәннән Әмир Сәмигуллов өченче урыннарда. 60...
Бәйгедә 25 кеше көч сынашты, араларында яшь малайлар да, олы яшьтәге бабайлар да бар иде.
Җиңүчеләр өч номинациядә бүләкләнде. Иң матур азан әйтүчеләргә шамаилләр, намазлыклар, дисбеләр һәм түбәтәйләр тапшырылды. Балалар арасында Кармыштан Идрис Шәйдуллиннан да остарак азан әйтүче булмады. Лашманнан Рәзил Мәгъсумов - икенче, Чирмешәннән Әмир Сәмигуллов өченче урыннарда.
60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Иске Кадидан Әнвәр Шәмсуаров иң оста буларак танылды. Түбән Кәминкәдән Рәмис Мәссаровка - икенче, Кармыштан Марат Шәйдуллинга өченче урын бирелде. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Чирмешәннән Мингалим Мәгъсумовка тиңнәр булмады. Чумачкадан Мәүлет Нуруллин - икенче, Якты Таудан Габдерәшит Галәүтдинов - өченче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев