Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланып, җомга белән тәмамланачак

Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашып килү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

«Бүген, кояш баю белән, мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланып, җомга белән тәмамланачак. Ә Аллаһның Илчесе кояш чыга торган иң яхшы көн – җомга дип әйткән. Пәйгамбәребезнең бу һәм башка сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр, Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт. Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәргән һәм кешелек өчен һәр нәрсәдә өлге итеп куйган. Һичшиксез, әгәр без барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез.

  • Коръәндә әйтелә: «Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаламаячак» (»Әл-Әнфәл» сүрәсе, 33 нче аять). Бу аятьне ишеткәч, үзеннән-үзе сорау туа: безнең арада Рәсүелебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм булмагач, хәзерге заман мөселманнарына, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ничек ирешергә соң? Җавап бик гади: сөннәте яшәсә, мөселман дин кардәшләребез «әһле сөннәт» юлыннан атласа, аның тәгълиматыннан һәм яшәү рәвешеннән язмаса, бу Пәйгамбәребезнең безнең арада икәнлеген аңлатачак.

Камил Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашып килү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Фото: "Татар-информ"

Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала. Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр – мәрхәмәт, гаделлек, гыйлемлелек, ата-ананы кайгырту, хатын-кызларга хөрмәт, балаларны сөю, күршеләр белән татулык турында искә төшерә.

Аллаһы Тәгалә безгә мөкатдәс әфәндебез, кешелеккә җибәрелгән соңгы Рәсүлебез, адәм балаларын гөнаһтан дәвалаучы һәм һидаятькә юнәлтүче, Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсен. Әмин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев