Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Быел кадер кичәсе кайсы көнгә туры килә? Ул көнне нинди дога укырга?

Быел кадер кичәсе кайсы көнгә туры килә? Ул көнне нинди дога укырга?

Мөселманнар шуңа да Рамазан аеның соңгы ун көнен аеруча гыйбадәттә уздырырга тиеш.

КАДЕР КИЧӘСЕ БИЛГЕЛӘРЕ:

Һава торышы тыныч булыр, җил-давыллар булмас. Бу кич үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып торыр. Бу кичәдә йолдызлар да атылмас.

«Кадер» сүрәсендә дә бу хакта: «Ул кич имин, тыныч кич булачак», – дип язылган.

Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмас. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак.

Кадер кичәсендә фәрештәләр төшә һәм дога кылучы, Аллаһыга ялваручы һәр мөселманга «әмин» дип әйтә. Шуңа да догада, гыйбадәттә булыйк, җәмәгать!

КАДЕР КИЧЕНДӘ НИНДИ ДОГА УКЫРГА?

Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?».

Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа:

«Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), — дигән доганы өйрәткән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X