Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

28 июльдә – Ураза гаете

Әссәләмү галәйкүм вә рахәтуллаһи вә бәракәтүһү! Хөрмәтле чирмешәнлеләр, Сезне якынлашып килүче Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әлһәмдүлилләһи шөкер, шушы изге ай буена уразалар тотып, тәравих намазлары укып, изге гыйбадәтләрдә рухи чистарындык һәм күңелләребезгә ныклык җыйдык. Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаеп, яхшы эшләребезне арттырып, үзебезнең рухыбызга булган игътибарны үстердек,...

Әссәләмү галәйкүм вә рахәтуллаһи вә бәракәтүһү!


Хөрмәтле чирмешәнлеләр, Сезне якынлашып килүче Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әлһәмдүлилләһи шөкер, шушы изге ай буена уразалар тотып, тәравих намазлары укып, изге гыйбадәтләрдә рухи чистарындык һәм күңелләребезгә ныклык җыйдык. Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаеп, яхшы эшләребезне арттырып, үзебезнең рухыбызга булган игътибарны үстердек, күңелләребезне иман нурлары белән бизәдек.

Чирмешән мәчетләрендә гает намазы иртәнге сәгать 5 тулып 30 минутта башлана.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән сәдакаларыбызны кабул итеп, үзенең рәхим-шәфкатенә ирештерсен.

Ураза гаете бәйрәме һәрбер йортка бәракәт вә уңышлар гына алып килсен. Киләсе Рамазан шәриф айларын яңа шатлыклар һәм өметләр белән исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын!

Мөселманнар Сабантуй үткәрә

Рамазан ае үтеп, Ураза гаете көнендә, 28 июльдә Чирмешәндә мөселман Сабантуе булачак. Бәйрәм стадионда кичке сәгать 3тә башлана.

-Сабантуйда Коръән аятьләре укып, вәгазь сөйләп, икенде намазы укып, аннары спорт ярышлары,хәтта ат узышы, көрәш тә оештырылачак, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. - Бәйрәмдә аш-су да тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X