Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

19 гыйнварда Чирмешән христианнары Хач ману бәйрәмен үткәрәләр

19 гыйнварда православие вәкилләре төп бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үтә.

Күпләр традиция буенча бәкедә чумарга барачак. Табиблар бу процедурада сак булырга киңәш итә. 
Бозлы суда коену алдан әзерлексез йөрәк-кан тамырлары, сулыш һәм бәвел системалары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук астма, шикәр диабеты һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары (остехондрозлар, артритлар һ.б.) белән интегүчеләр өчен куркыныч. Мондый кешеләргә бозлы суга чуму катгый тыела. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм кечкенә балалар өчен дә бу гадәтнең файдасы бик аз, авыру сезоны вакытында аларның иммунитеты түбән.
Суда коеныр алдыннан, хроник авыруларның кискенләшүен булдырмау максаты белән, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Хач ману көннәрендә суга керү вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре:
•махсус җиһазландырылган, купельләр куркынычсызлык нормаларына җавап биргән урыннарда гына коенырга ярый;
•суга чумар алдыннан 1,5–2 сәгать алдан ашагыз, ач булмагыз;
•хәмер һәм никотиннан тыелыгыз;
•акрынлап чишенегез һәм мускулларны җылытыгыз;
•бәкегә бару өчен таймас уңайлы аяк киеме әзерләгез;
•баш белән чумудан тыелыгыз, бу аңны югалтуга китерергә мөмкин;
•суда 1 минуттан да озаграк булырга киңәш ителми;
•коры сөлге, җылы әйберләр булу мәҗбүри.

Җирле үзидарә органнарыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәкедә коену йоласы Әккәрәй, Ивашкино, Яңа Элмәле, Иске Элмәле авылларында үткәреләчәк. Чирмешәннең “Сабантуй“ чишмәсе янында да коену өчен мәйданчык оештырылачак.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев