31 март 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә арендага тагын биш йорт төзеләчәк
Районда аренда торагы программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылгач 16 гаилә тораклы булды. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә тагын 62 гаилә шундый торакка мохтаҗ, ягъни шулкадәр гаиләнең гаризасы канәгатьләндерү көтә. Әлеге фатирлар кемнең торакка ныграк мохтаҗ булуына карап бүленә. -Аренда торагы алырга теләүчеләрнең күп булуын исәпкә...
-
Шахматчыларның Интернетка исләре китми
Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның телевизордан, шахмат уенын мәктәпләрдә дәрес итеп кертергә кирәк дигән тәкъдиме истә калган. Бу тикмәгә генә әйтелмәде шикелле. Фикеремне аңлату өчен, "Безнең гәҗит" язганнарга да тукталам. анда: "Русиядә балалар арасында үз-үзләренә кул салу эпидемия төсмерен алды. 2016 нчы елда балигъ булмаганнар арасында үз теләкләре белән...
-
Синоптиклар юлларда көчле бозлавык саклану ихтималы турында кисәтә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген аязучан болытлы һава саклана. Республика районнарында урыны белән бераз кар явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республика буенча көндезге һава температурасы 0...-5 градус булачак. Игътибар, синоптиклар юлларда урыны белән, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, көчле бозлавык саклану ихтималы турында да кисәтә. http://tatar-inform.tatar/
-
Чирмешәннән “Колибри” коллективының зур бүләге бар
Чирмешәндәге яшьләр ял итү үзәгендә шөгыльләнүче "Колибри" хореография коллективы "Созвездие - Йолдызлык" телевизион иҗат фестивалендә "Иҗади илһам өчен" дип аталган махсус приз белән бүләкләнде. Бәйгедә яшь алып баручыларны - конферансьеларны да билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәге җитәкчелеге сәхнәдә сыналган барлык артистларын Дипломнар, бүләкләр белән сөендерде.