30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәннән Диләрә Мәгъсүмова Мәскәүгә съездга барачак
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Чирмешән җирле бүлекчәсенең 9 кешелек политсовет составы өлешчә яңарды. Аның ике әгъзасын - Габдрәшит Җамалетдиновны һәм Марат Әһлиуллинны җирле бүлекчәнең XXIV конференциясе делегатлары - бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар.
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Чирмешән китапханәчеләре ветераннарны комсомолда үткән елларга алып кайттылар
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре комсомолның 100 еллыгына багышлап зур бәйрәм оештырды.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
Чирмешәнлеләрне район башлыгы бүләкләде
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, ветеринария берләшмәсенең ветврачы-серологы Фәридә Лотфулла кызы Миначева, финанс-бюджет палатасының финанс инспекторы Миңнегөл Рәҗәп кызы Сәлманова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Чирмешәндә комсомолның 100 еллыгын билгеләп уздылар
-Комсомол мине күзле-башлы итте дип була, чөнки нәкъ комсомолда эшли башлаган елларда мин булачак тормыш иптәшемне очраттым, - дип искә алды район үзәк китапханәсендә узган конференциядә элек комсомол райкомының беренче секретаре булып эшләгән Хафиз Гатин.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.
-
Татарстан югары уку йортларында белем алу 18 процентка кыйммәтләнгән
Татарстандагы куллану базарында еллык инфляция августтагы 2,4 процент белән чагыштырганда 2,6 процентка кадәр арткан.