30 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүче ветеран квартирасыз калган
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына барган саен коляскада утыручы олы яшьтәге бер ханымга гел игътибар итәм. Аның аяклары да, кулларында бармаклары да юк. Ләкин ул апаның шулкадәр актив, сүзчән, шат күңелле булуы әллә каян күзгә ташлана, ул тирә-юньдәгеләргә дә үзенең яхшы кәефен йоктыра диярсең.
-
Рөстәм Миңнеханов Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеоязма форматында котлау куйды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеокотлау куйды.
-
Татарстан Республикасында ел башыннан 650 меңнән артык кеше диспансеризация узган
Быелның тугыз ае эчендә Татарстанда 650 671 өлкән кеше диспансеризация үткән, бу – планлаштырылганның 99,3 процентын тәшкил итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы ук чорда 211 526 кеше профилактик медицина тикшерүе узган (планлаштырылганның 147,3 проценты).
-
Мәскәүдәге квартирасын “япкан” Наҗия Хафизова Иске Кадига күчеп кайткан
Иске Кади авылы читендә берәр ел буш торган өйгә янә җан өрде. Мәскәүдән күчеп кайткан Наҗия Хафизова бу көннәрдә торагын үзенчә яңарта.
-
Сосновка балалары заманча җиһазланган мәктәптә укый
Сосновка башлангыч мәктәбенең яңа бинасы 2019 елда ачыла. Хәзер балалар заманча җиһазланган белем йортында укыйлар.