29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Узып баручы 2018 ел иң эссе елларның берсе булып тарихта калачак
БМОның Бөтендөнья метеорология оешмасы докладында шул хакта әйтелгән.
-
Әмир буасын ремонт көтә
Киләсе елда Әмир буасын капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Чирмешән егетләре ил сагына баса
Көзге чакырылышта әлегә районнан 21 егет армия хезмәтенә китте. Соңгы төркем 24 ноябрьдә юлга кузгалды.
-
Чирмешәндә кайбер оешмалар чыршыларын бизәде, кабызды да
Район үзәгендәге кайбер оешмаларда, әйтик, үзәк больница, коммуналь челтәрләр территориясендә чыршыларны бизәп, утларын кабыздылар да.
-
Чирмешән районында быел гына да җиде мунча янган
Узган атна ахырында һәм бу атна башында районда ике янгын булды. Лашманда – мунча, Югары Кәминкәдә абзар янган.
-
Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.
-
Түбән Кәминкәдә су буена каз каурыйлары сипкәннәр
Авылларда каз өмәләренең гөрләгән чагы. Түбән Кәминкәдәге “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе хатын-кызлары да шундый өмә уздырдылар.