29 июнь 2022 яңалыклары
-
Яшьлекне "урлаучы" биш гадәттән арыныгыз!
Иртә картаясыгыз килмиме? Бу киңәшләргә колак салыгыз.
-
Чирмешәндә 60 еллык зур күперне сүттеләр
Зур Чирмешән елгасы аша салынган, 60 ел хезмәт иткән зур күперне сүттеләр.
-
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чирмешәнлеләр турында мәгълүмат билгеле
“Хәрби дан клубы” патриотик тәрбия һәм эзтабарлар эшенә ярдәм итү Ассоциациясеннән мемориаль үзәккә Чирмешән районында туып-үскән, 1939-1945 елларда хәбәрсез югалган дип исәпләнгән якташларыбызның исемлеге кайткан.
-
Ял көннәрендә Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Ял көннәрендә Татарстанда температура 26 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.
-
Бардада татар теленә кадер-хөрмәт сокландырды
“Ак калфак” оешмасының Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Харисова Пермь краеның Барда җирлегенә сәяхәттән анда яшәүче татарларның гореф-гадәтләрне, телебезне саклап, хөрмәт итеп яшәвенә сокланып кайткан. Аның белән әңгәмә шул хакта.
-
Чирмешәндә исерек килеш йөргән өч машина йөртүчене хөкем иттеләр
Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче янә өч кешегә карата карар чыгарды.
-
Яшь кукуруз тире өчен файдалы
Тик кайбер кешеләргә аны саклык белән кулланырга кирәк.
-
“Әккәрәй” җәмгыятендә сенаж салу озакка сузылмый
“Әккәрәй” җәмгыятендә пландагының 56 проценты кадәр, ягъни 1500 тоннадан күбрәк сенаж салып та өлгергәннәр.
-
1 июльдән ана капиталын янә социаль ипотека торагы өчен түләүгә тотып булачак
Социаль ипотека программасында катнашучылар 1 июльдән торак бәясенең бер өлешен каплау өчен янә ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге ала. Россия Хөкүмәтенең “Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләренең 11 пунктына үзгәрешләр кертү турында” 22 июнь, 2022 ел карары моңа кадәрге чикләүләрне алды. Татарстан Дәүләт Советы әлеге документны тәкъдим итүчеләрнең берсе булды.