29 май 2018 яңалыклары
-
Чирмешәндә районында 3 мең гектарда гына чәчү үткәрәсе калды
Бүген берничә хуҗалыкта карабодай, кукуруз, бодай, көнбагыш чәчәләр.
-
Чирмешән лицеена футболчылар килде
Чирмешәндә узган футбол ярышында муниципаллар эшмәкәрләрдән остарак уйнады.
-
Түбән Кәминкә ветеранының бүләген улына тапшырдылар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Түбән Кәминкә авылында гомер иткән Сәгыйрь Закировка “Александр Невский” орденының таныклыгы кайта. Тик аңа бу бүләкне үз кулына алырга насыйп булмый, ветеранның вафатына инде 37 ел узган.
-
Әккәрәйдә нинди чик баганасы бастырганнар?
Чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан, 28 май - Чик сакчылары көне алдыннан бу авылда чик буе баганасы бастырдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар.
-
Түбән Кармалкада һәм Ульяновкада матбугат басмаларына актив язылалар
2018 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу өчен бер айдан да ким вакыт калды. Әлегә подписка планы 35 процентка гына үтәлгән.