28 ноябрь 2021 яңалыклары
-
“Чишмәкәй”дә каз йолкыдылар
Каз өмәсе - татар халкының иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. “Чишмәкәй” балалар бакчасында (Чирмешән) малайлар һәм кызлар шушы гореф-гадәт белән якынрак танышты.
-
Декабрь ае үзгәрешләре: бушлай интернет, QR-кодлар турында закон карала
Россиядә социаль челтәрләрдән бушлай файдалану мөмкинлеге ачыла, табиблар хезмәтенә түләүгә реформа ясала, ял итү өчен илләр исемлеге киңәя. Декабрь ае безгә әнә шундый һәм күп кенә башка үзгәрешләр алып килә. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.
-
“Чирмешән ЭтноГүзәлләре” милли туй киемнәрен дә күрсәттеләр
Узган атнада район мәдәният йортында Беренче ачык район милләтара “Чирмешән ЭтноГүзәле-2021” матурлык һәм нәзакәтлелек бәйгесе үтте. Әлеге титул өчен районыбызның 15 гүзәл заты көч сынашты.