28 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Ташкабакны кемгә ашарга ярый, кемгә – юк?
Ташкабак үзенең структурасы белән ашказаны һәм эчәклек ялкынсынуы китереп чыгарырга сәләтле түгел. Аны ашказаны-эчәк тракты һәм шикәр диабеты авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Ташкабакның суты нерв системасын тынычландыра, ә бу үсемлекнең пешерелгән чәчәкләре ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар.
-
Чирмешән районыннан беренче команда мобилизацияләнде
21 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин кул куйган Указ нигезендә Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, районнан беренче - кече офицерлар командасы хәрби хезмәткә җибәрелгән. Якын көннәрдә икенче командада запастагы солдатлар һәм сержантлар озатыла.
-
Көзге түтәл буш калмасын
Бушап калган түтәлләр киләсе елга мул уңыш бирсен өчен нәрсәләр чәчәргә?
-
Чирмешәндә автоинспекторлар тикшергән “Газель”нең йөртүчесе исерек булган
Район үзәгендә үткән “Тоннель” операциясе вакытында районның ЮХИДИ хезмәткәрләре 25 автомашина тикшергән, шуларның берсенең шоферы руль артына алкоголь кулланып утырган.
-
Чит тел өйрәндем дип, ана телен онытма
Югары Кәминкәдән Марина Җиһаншина рус, чуваш, татар телләрендә иркен аралаша, аларга мәктәптә немец телен дә укытканнар.
-
Ютәлдән - сода пары ингаляциясе
Ютәлдән чәй содасы пары бик тиз ярдәм итә. Аны ничек ясарга, түбәндә сүз шул хакта.
-
Чирмешән районы мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре форумга җыелды
Балаларның иминлеге бүген иң җитди проблемаларның берсе, чөнки балаларыбызны һәркайда куркыныч сагалый. Моны кисәтү максатында, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп ата-аналар комитеты рәисләре катнашында “Мәктәп - куркынычсызлык территориясе” темасына форум узды.
-
Утыз Имән авылы пенсионеры 50 төп юкә агачы утырткан
Каладан туган авылыма, төп нигезгә кайту белән бакчам тирәли 50 төпкә якын агач утыртып чыктым. Шуларның күбесе юкә. Яраткан юкәләрем байтак биегәеп үсеп киттеләр һәм соңгы елларда чәчәкләре белән күңелне куандыра башладылар.
-
Чирмешәнлеләргә газ кертү өчен субсидия бирелә
Кайбер категория гаиләләр, яңа җир кишәрлекләрендә төзелгән объектларга, участок чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр 80 мең сумга кадәр субсидия алырга хокуклы.
-
Чирмешәндәге Җиңү Паркында ремонт бара
Биредәге Билгесез солдат һәйкәленең постамент өлешен гранит плитә белән тышламакчылар.
-
Сентябрьнең соңгы көне һәм октябрьнең беренче көннәрендә җылытачак
Россиядә сентябрь азагы-октябрь башында һава торышы сизелерлек җылыначак.