28 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Ата теле дә, ана теле дә якын
Сөйләм телен өйрәнүнең иң кулай алымы ул – аралашу. Әнием – мордва, әтием – чуваш. Без гаиләдә чуваш телендә аралашып үстек, ә менә татар егетенә кияүгә чыккач, иремнең ана телен дә өйрәнергә туры килде. Моңа кадәр татарча бөтенләй белми идем, безнең вакытта мәктәптә татар теле укытылмады, сыйныфташлар, татарлар да, бары русча гына сөйләште. Әнием дә иренең телен чуваш авылына килен булып килгәч өйрәнгән.
-
Ир хатынын коега салып бетонлап куйган
Уфада яшәүче ир хатынын үтерүдә гепләнә. Аны әлеге җинаяте өчен 10 елга якын төрмә көтә.
-
Кулланмый торган банк карталарын ташларга ярыймы?
Куллану вакыты чыккан банк картасын чүп чиләгенә болай гына ташларга ярамый.
-
Чирмешәндә бәдрәф эзләп йөрибез
Чирмешәнгә барсак, үзәктә, кибетләр тирәсендә бәдрәф таба алмыйча йөдисең. Урам якта, анда, ул беркайда юк. Табигый йомышыңны кайсыдыр оешмага яки кибеткә кереп тә башкара алмыйсың, андагы бәдрәфкә кертмиләр дә әле.
-
Чирмешәнлеләрне диспансерлаштыруга чакыралар
Даими рәвештә медицина күзәтүе үтеп тору яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк һәм башка авыруларны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә. Үткән ел районда 3441 кеше диспансерлаштыру, 717 кеше профилактик күзәтү узган, шуларның 13сендә иртә срокта яман шеш авыруы ачыкланган, 289се төрле авырулар белән, беренче тапкыр, диспансер күзәтүгә алынган.
-
Әккәрәйле якташыбыз – атказанган хезмәткәр
Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Дмитриевна Кваковага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
-
2022 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр
3-4 февраль — Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 2-3нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туачагы тәгаен билгеле булган кич.
-
Чирмешәнлеләр юллар чистартылмавыннан еш зарланганнар
Быелның гыйнвар аенда республиканың “Халык контроле” дәүләт порталына Чирмешәннән язылган биш зарның дүртесе юлларның кардан чистартылмавы белән бәйле.
-
Чүп эчендә бала мәете табылган
Мәләвездә чүп-чарны сортларга аеру заводында сабый гәүдәсе табыла.