27 июнь 2018 яңалыклары
-
“Чирмешән” спорт залы файдалануга әзер
Район үзәгендә республика программасы буенча төзелүче универсаль спорт залында төзелеш эшләре тәмамланган, территориясе төзекләндерелгән. Тиздән ул ишекләрен ачачак.
-
Әмир зираты чистарып калды
Әмир зиратында өмә үткәрделәр, анда иллегә якын кеше катнашты.
-
Чирмешән районында чисталыкка битараф 15 кешегә карата беркетмә төзелгән
Район башкарма комитетының административ комиссиясе шәхси йортларны гына түгел, оешмалар яннарындагы чисталыкны да тикшерә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен аларга да штраф салынырга мөмкин. Аерым гражданнарга штраф күләме ике мең сум булса, оешмаларга – биш мең сум ук.
-
Язылу
Язылырга өлгерегез!
-
Чирмешән районында 10 шофер “Тоннель”не уза алмаган
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары 22 июнь көнне иртәнге 6дан 8гә кадәр игълан ителгән “Тоннель” операциясе кысаларында халык телендәге “Күтәмә юл чаты”нда 10 машина йөртүченең кагыйдәләр бозуын ачыклаган.
-
Чирмешәндә мәктәп тәмамлаучыларның чыгарылыш балына "Казан егетләре"дә килде
Быел да, матур традиция буенча, 11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, районның 15 мәктәбен тәмамлаган 112 егет һәм кызны район мәдәният йортына чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.
-
Бәркәтә Сабан туенда йон эрләгәннәр
Узган атнада Бәркәтәдә үткән Сабан туеның мәйдан бәйгеләрендә кунаклардан мунча себеркеләре бәйләткәннәр, хәтта йон да эрләткәннәр.
-
Чирмешәнлеләр, зинһар, кызу көннәрдә ут белән сак булыгыз!
Бу арада көннәр кызу торганлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән аеруча сак булырга өнди. Алар өй хуҗаларына ут сүндергечләр дә (огнетушительләр) алып куярга киңәш итә. Мичкәләрдә запас су, кул астында көрәк тоту зарур, диләр.