27 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Татарстанда 37 балага коронавирустан вакцина ясалган
Яшүсмерләр үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр иттеләр региональ сәламәтлек саклау министрлыгында.
-
Авыр хисләрдән арыну өчен 7 КИҢӘШ
Сабыр төбе – сары алтын, дисәләр дә, табиблар һәм психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә. Авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.
-
Лашман генплан буенча үсәчәк
Муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш уналтынчы утырышында Лашман авыл җирлегенең генераль планы расланды.
-
Чирмешәндә бер атнада банк картасыннан акча урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган
20-25 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 36 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда банк картасыннан акча урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатканнар.
-
Чирмешәндә КВН командаларының финал уены узачак
Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә Чирмешән үзәк балалар бакчаларының җыелма командасы, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Шешминка, Лашман, Ивашкино авыл җирлекләре, үзәк китапханә, 1нче санлы Чирмешән мәктәбе командалары финалда чыгыш ясаячак. Җиңүчегә, беренче урын алучыга, бүләккә район башлыгының күчмә кубогы һәм 25 мең сум акчалата премия каралган.
-
Ярмалар күпме саклана?
Һәр азык-төлекнең үз саклау вакыты бар.
-
Татарстанда мәктәпләрне дистантка күчерү буенча ачыклык кертелде
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан аңлатуларынча, барысы да уку йортындагы эпидемиологик хәлгә бәйле.
-
Иске Кади авылында ике бала туган, 20 кеше үлгән
Иске Кади урта мәктәбендә 47 укучы белем ала.
-
Иммунолог коронавирус белән авыручылар санының кайчанга кадәр артачагын әйткән
Россиядә авыручылар саны иң югары биеклеккә җиткәнче – әле тагын 2-3 атна дәвамында үсәчәк. Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков шулай дип белдергән.