26 июль 2021 яңалыклары
-
«Күршеләрнең бал кортлары чагып 19 казыбыз үлде, әни чак исән калды»
Балтач районының Кенәбаш авылында яшәүче Руфия Хөснетдинова хуҗалыгында 19 казны күршеләренең бал кортлары чагып үтергән. Хуҗабикә әлеге вакытта ялда икән. Социаль челтәрләрдә таралган видеоны исә аның туганы Зөфәр Муллагалиев төшергән.
-
Чирмешән ветеринарлары терлекчелек биналарын кышка әзерләүдә булышалар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек биналарын кышка әзерлиләр, чистарталар, агарталар.
-
Татарстанда комбайнчы комбайн урагы астына эләгеп һәлак булган
Татарстанда кырда комбайнчы үлеменнән соң тикшерү эшләре башланган. Бу хакта республика тикшерү идарәсе хәбәр итте.
-
Бәрәңге янына – гөмбә
Соңгы вакытта яуган тансык яңгырлар кәефебезне нык күтәрде, болай булса, бакчаларда үсүче яшелчәләр тернәкләнеп китәр әле.
-
Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була
Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.
-
Чирмешәндә җылытачак
Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан талгын җил исәчәк.
-
Пенсияне законлы рәвештә арттыру мөмкин
Пенсионерларның күбесендә пенсия яшәү төбәгендә яшәү минимумыннан бераз гына артып китә. Тик аны арттыру ысуллары бар, дип сөйли Прайм агентлыгына дәүләтнеке булмаган «Киләчәк» пенсия фонды эксперты Евгений Биезбардис.
-
Лашман авылыннан Сафиуллиннар гаиләсендә өч буын кешеләре гомер итә
Лашман авылында Айрат һәм Рушания Сафиуллиннарның ике катлы йортлары ерактан ук күзгә ташлана. Авыл кырыенда урнашкан өй эченә кергәч, биредә чын татар гаиләсе яшәвенә тагын бер кат инандым.
-
Республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча биш хастаханә җиһазландырыла
Быел республиканың медицина учреждениеләренә барлыгы 170,4 миллион сумга 217 берәмлек яңа җиһазлар сатып алыначак.
-
Мөшбикә мәчете янында хәзинә эзләделәр
Чирмешәндәге Мөшбикә мөчете узган атнада зур чара үзәгенә әверелде – монда балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрделәр.
-
Йолдызнамә | 26 июль – 1 август
Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.