26 март 2020 яңалыклары
-
Иң укылышлы 10 хатын-кыз авторларның берсе - Рәмзия Габделхакова
Әлмәттә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова «Ватаным Татарстан» газетасы китап укучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча иң укылышлы хатын-кыз авторлар унлыгына керде. «Казан утлары» журналы редакциясе уздырган «Шәфкатьле куллар» бәйгесендә ул кызыксындыру бүләге алды.
-
Чирмешән районында яңа мөхтәсиб сайланды
Районыбызның яңа мөхтәсибе билгеле булды. Чирмешәннең үзәк мәчетенә район авылларыннан җыелган егермеләп имам бу вазифага, ачык тавыш бирү юлы белән, бертавыштан Рамил Ибраһимовны сайлап куйдылар.
-
Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады
Республиканың танылган артистлары үз чыгышларын коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматка күчерде.
-
Чирмешәндә кәҗә сөтен тансыклыйлар
Район авыл җирлекләренең барысында да кәҗә асраучы хуҗалыклар бар.
-
Чирмешәндә җитештерелүче "Латыйпов ипие" "ТАССРга - 100 ел" тамгасы белән чыгачак
Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыгачак.
-
Фронтовик үз кызына дустының исемен кушкан
2019 елның май аенда кул көрәше буенча Грециядә Европа чемпионатына Башкортстаннан ветеран спортчылардан хатын-кызлар арасында Ләйлә Абдуллина дигән ханым да катнашты. Ул тормыш иптәше белән килгән иде. Сөйләшеп киткәч аның чын исеме “Гена” икәнлеге ачыкланды. Ә чынбарлыкта фамилиясе Абдуллина татарныкы, ә исеме урысныкы.
-
Россия Президенты ял атнасы турында карар чыгарды
Карар коронавирус таралу белән бәйле.
-
Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көненең кичектерелүен әйтте
Илнең Төп Законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен белгечләр тарафыннан башка көн билгеләнәчәк.
-
Юл һәлакәтләре арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә
Татарстанда ике айда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
-
Чирмешән районындагы шәхси хуҗалыкларда 4013 оя умарта кортлары асрала
Умартачылар яңа сезонга әзерлекне март урталарында ук башлады. Умарта өендә (омшаник) кышлаган ояларны ачык һавага чыгару вакыты җитте.
-
Ивашкино авылында абзар янганда көчле җил чыккан
Ивашкино авылында терлекләр абзары янган. Аны сүндерергә килгән янгын сүндерүчеләргә көчле җил дә комачаулаган.