26 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Туймәткә килгән төлкене кире җибәрмәгәннәр
Соңгы вакытларда Туймәт авылы урамнарында төлкеләрне еш очратырга була икән, хуҗасыз этләр дә күбәйгән. Җәнлекләр халыкның каз, үрдәк, тавыкларын да эләктергәлиләр, ди авыл халкы.
-
Казанга Кытайдан кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган
Казанга Кытайдан сәяхәттән кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Түбән Чегодайда яшәүче оста сарык йоныннан брошка ясый
Бүген кулы эш белгән кешегә нинди генә шөгыль юк! Түбән Чегодай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина хәтта йоннан да бизәнү әйберләре ясый.
-
Татарстан Республикасында Россия Президенты юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана
Татарстанда РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасындагы тәкъдимнәре буенча фикер алышу башлана. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашуы вакытында билгеле булды, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.