25 март 2020 яңалыклары
-
Иске Кади солдаты японнар яралаган авылдашларын ут астыннан алып чыккан
Иске Кади авылыннан Барый Нуретдинов Икенче бөтендөнья сугышында японнар белән барган көчле бәрелешләрдә безнең райондашларыбызның да батырларча көрәшүен тасвирлый. Дошман ныгыткан “Дага” биеклеген Иске Кади, Бәркәтә егетләре дә алыша. Мәрхүм фронтовикның әлеге истәлекләрен улы Фәнис Нуретдинов язып алган.
-
Туймәт иганәчесе авылдашларына гел булышып яши
Район Советы һәм авыл җирлеге депутаты Рамил Кәримовны мактап телгә ала Туймәт халкы.
-
«Экология» илкүләм проекты буенча республикада 2,5 мең гектарда урман утыртылды
Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.
-
Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе членнары тәртипсез аналар белән кырыс сөйләшә
Кайбер ата-аналар бала тәрбиясенә ничектер артык җиңел карый. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия членнары нәкъ менә шундый гаиләләр балаларын яклый да инде.
-
Чирмешәндә яшь балалы гаиләләргә дару алырга акча бирәләр
Даруны - сертификат акчасына.
-
Керкәледә яшәүче бакчачы сарымсак үстерү серләре турында сөйләде
Керкәледә яшәүче Миләүшә Ханнанова көздән 10 чиләктән күбрәк сарымсак чәчеп калдырган.
-
Тимур Какохо Конституциягә төзәтмәләрне җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе дип бәяли
Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.
-
Туймәттә туй машиналарына юл бирәләр
Узган атнада әлеге авыл урамнарыннан шарлар таккан туй автомобильләре берничә тапкыр узды. Әйе, бер йортта килен каршыласалар, икенчесеннән кыз озаттылар.