25 февраль 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән муниципаль район Советы сессиясендә катнашып, районда аеруча сөтчелек тармагында эшне яхшырту кирәклегенә ишарә ясады
Муниципаль район Советының кырык дүртенче сессиясендә үз эшебезгә бәя алдык, күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләрне барладык. Бу юлы да терлекчелек тармагындагы хәл белән мактанып булмады, аеруча сөтчелектә артта калабыз. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
-
Бурычларын кайтармаган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган
18-24 февральдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 5 җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәндә ир-егетләргә концерт бүләк иттеләр
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында узган зур бәйрәм чарасына район үзәгендә һәм авылларда яшәүче 200 дән күбрәк ир-егет чакырылган иде.
-
ТНВ да бушлай булсын
Цифрлы телевидениегә без дә тоташтык. Бер телевизорыбыз искерәк булганлыктан, аның үзендә санлы сигнал кабул итә торган торган җиһазы юк, шунлыктан аерым приставка сатып алырга туры килде. Тәрәзә төбенә бер начар гына антенна куйган идек, шул да җитте, 20 каналны да бик чиста күрсәтә. Тоташтыруның да бер авырлыгы булмады, яшьләр аны бик тиз эшләп куя ала. Олыраклар, әби, бабайлар өчен бу бәлки бераз кыенрак булыр. Андый авылдашларга мин, мисал өчен, һич авырсынмыйча булыша алам.
-
Чирмешәндә әти-әниләрне имтихан тапшырырга чакыралар
26 февральдә Лашман урта мәктәбе базасында «Ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла.
-
Чирмешән районында арендага 33 йорт төзелә
Районның төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 33 аерым йорт төзелергә тиеш.