24 октябрь 2020 яңалыклары
-
Гафу ит мине, кызым!
Арып-талып, шыбыр тиргә батып, кибеттән кирәк-яраклар җыеп кайтып килгән Вәсим абый, хәле бетеп, парктагы эскәмиягә килеп утырды. Көн әйбәт, ял да итәрмен, азрак саф һава да сулармын дип уйлады ул. Шунда бер көтү бала-чаганың чыр-чу килеп уйнаганын күрде дә ямансулап куйды. Уйлары үткәнгә йөгерде...
-
Алмалы чәй сихәт бирә
Сихәтле чәй ясарга өйрәттеләр мине. Узган ел ясаган идем, яңа елга кадәр эчеп бетердек. Кибет алмасын кулланасы килмичә, үзебез үстергән алманың өлгергәнен көтеп, быел соңгарак калып ясадым. Чәйнең әзер булганын көтәбез менә. Рецептын сезнең белән дә уртаклашам.
-
Чирмешәндә “тырнаклы” көпчәкле машиналар артты
Беренче карлар, тәүге бозлавыклар башландымы, районда юл-транспорт һәлакәтләре арта. ЮХИДИ хезмәткәрләре шулай диләр һәм автомашиларга алдан ук кышкы көпчәкләр куярга киңәш итәләр. Хәер, машина йөртүче күпчелек райондашларыбыз бу хакта әйткәнне көтеп тормый. Игътибар итегез, соңгы көннәрдә юлларда “тырнаклы” тәгәрмәч куелган машиналар саны нык артты. Узган атнада районда беренче кар яугач, кайбер якташларбыз белән шушы темага сөйләшеп алдык.
-
Кармыш авылыннан Гайфуллиннарга беренче кар чебешләр алып килгән
Кармыш авылында Сәүбан һәм Гөлфинә Гайфуллиннар гаиләсендә 22 октябрьдә, нәкъ беренче кар төшкән көнне тавыклары 13 чеби ияртеп кайта.
-
АТНАЛЫК ЯҢАЛЫКЛАР – "ЛИМОН"
"Лимон"ның бу чыгарылышында - 1 млн долларга сатылган картина, bluetooth идарәле умарта, иң биек кырмыска оясы һәм яңадан прокатка кайтачак Стэнли Кубрикның "Сияние" фильмы.
-
Чирмешән районында мәктәпләр гадәти режимда эшли
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү ихтыяҗы юк. Барлык мәктәпләрдә дә укулар гадәти режимда үтә. Көзге каникуллар график буенча, ягъни 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.