24 февраль 2024 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр изге Рамазан аена әзерләнә
Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае якынлаша. Быел ураза март аена – апрель башына туры килә.
-
Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарны котлый. Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төнендә, ягъни Изге Рамазан аена төгәл ике атна кала җитә.
-
Гөлләрне аспирин белән дәвалагыз
Кышын бүлмә гөлләрегез шаулап чәчәк атсын өчен.
-
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 4509 хезмәткәр укулар узды
2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.