23 декабрь 2022 яңалыклары
-
Зилә Вәлиева: Рәис – ул тарихи контекстлы татар сүзе
Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының яңартылган атамасы татар тамырларын һәм республика тормышындагы тарихи вакыйгаларны чагылдыра. Татарстан җитәкчесенең яңа атамасының абруе, һәрхәлдә, әлеге вазифаны биләгән конкрет шәхеснең нәтиҗәле һәм продуктив эшеннән торачак. Мондый фикерне «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.
-
Юрист Татарстан җитәкчесе атамасы турында: Карар тарихи традицияләргә җавап бирә
Төбәк җитәкчесенең яңа атамасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән карар законнарда каралган тарихи, милли һәм башка традицияләргә җавап бирә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо хәбәр итте.
-
Әккәрәй авылыннан сугыш ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Әккәрәй авылында гомер итүче Ленин ордены кавалеры Павел Борисовка 95 яшь тулды. Фрунзе исемендәге колхозның трактор бригадасы бригадиры мондый бүләккә 1967 елда ия була.
-
Минтимер Шәймиев Татарстанның югары вазифаи заты өчен «Рәис» атамасын хуплады
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев депутатлар республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән яңа атаманы кабул итәргә өндәде. Бу хакта ул бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында сөйләде.
-
Чирмешән районында эш автомашиналары күбәйде
Иске Үтәмеш һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре башлыклары ТР Муниципаль берәмлекләр советы съездыннан яңа Ниваларда кайтканнар. Автомобиль ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.
-
Яңа ел пирогы мандаринлы була!
Аны әзерләү бик җиңел. Ә өйгә тәмле булып мандарин исе тарала.
-
«Татарстан Рәисе» атамасы билгеләнгән очракта яңа сайланган затка гына кулланылачак
«Татарстан Рәисе» атамасын яңа сайланган вазифаи затка карата гына куллану тәкъдим ителә.
-
Чирмешән районы башлыгы балаларга Яңа ел сюрпризы әзерләгән
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә районыбызның 210 баласы тылсымлы Яңа ел әкияте тамашасында катнашты.
-
Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында барыбызның да уяу булуы сорала.
-
Киләсе атна башында Татарстанда суытачак
Синоптикларның алдан фаразлавы буенча, киләсе атна башында көнбатыш антициклон өстенлек итәчәк.