23 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Ана капиталы 12 проценттан күбрәккә артачак
2023 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме 590 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бюджетына бәйле материалларда шул хакта әйтелгән.
-
1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләгез
Чирмешәнлеләр 2021 ел өчен милек салымын бу елның 1 декабренә кадәр түләргә бурычлылар.
-
Чирмешән укучылары урман питомнигына бардылар
«Орион» яшьләр үзәге «Чирмешән урманчылыгы» учреждениесе белән берлектә Чирмешән лицееның 8 нче сыйныф укучылары һәм «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүчеләр өчен урман питомнигына экскурсия оештырдылар.
-
Чирмешән районы авылларының чисталыгын комиссия тикшерә
Әмир, Шешминка авыллары, Иске Үтәмеш авыл җирлеге халкына йорт тирәләре, урамнар чисталыгы ягыннан дәгъва юк диярлек, ә менә Иске Кадида бу яктан эш күп әле.
-
Әккәрәйнең иң өлкән кешесен кунаклар котлап китте
Ул бүген дә яшелчә бакчасын карарга чыккан.
-
Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.
-
Ялларга һава торышын фаразладылар
Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы акрынлап төшәчәк.