23 июль 2021 яңалыклары
-
Татарстан полицейскийлары һәм журналистлары исерекләр белән бәйле юл һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтәчәк
Татарстан машина йөртүчеләре руль артына исерек килеш ешрак утыра башлаган - моны Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары дәлилли. Коточкыч хәл: ел башыннан республикада автомобильләр белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык факты ачыкланган.
-
Ветеран-моряк туган бистәсе Кызыл Ярга кайткан
25 июльдә – айның соңгы атнасы якшәмбесендә Россиядә Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләрдә якташыбыз, Кызыл Яр поселогыннан Ирек Хәлиуллин да хезмәт иткән. Аның кайбер истәлекләрен язып алдым.
-
Түбән Чегодай ташыннан ясалган известь оны Алексеевскийга да китә
“Чирмешәнагрохим” җәмгыятенең известь карьерыннан һәр көнне 1000-1500 тонна известь оны озаталар. Сезон башланганнан бирле җәмгыять 48 мең тонна табигый ашлама саткан. Үткән елның бу чорында 36 мең тонна чимал чыгарганнар.
-
Лашманнан Җиһаншиннарның казлары Сөлчә суында коена
Лашман авылыннан Салихҗан һәм Гаилә Җиһаншиннарның казлары Сөлчә суында коенып үсә, ә үрдәкләре йорт каршында тотып алынган махсус урында чирәм чүпли. Бройлерларын симертеп суйганнар да.
-
Антициклон Татарстанга салкын алып килә
Бу атна азагында һәм киләсе атна башында төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон урнашу сәбәпле, Татарстанда салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.