22 октябрь 2021 яңалыклары
-
Дәүләт порталы аша сан алу узу өчен 30 минут вакыт җитә
Камилә апа Җәлилова сан алучының килүен көтеп торган. Шулай икәнлеген белгән сыман җанисәп алучы Минзилә Гыйниятуллина да кампаниянең беренче көннәрендә үк аларга кергән.
-
Чирмешән автоинспекторлары "Тоннель" операциясенә чыга
Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре бүген, 22 октябрьдә, район үзәгенең Дзержинский урамында юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә.
-
Елена Чупахинаны матур хатирәләр белән искә алырбыз
Татарстан Республикасындагы Күп функцияле үзәк дәүләт учреждениесе коллективы, Чирмешәндәге күп функцияле үзәк белгече Елена Владимировна Чупахинаның яшьли вафаты уңаеннан, мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтләрен чын күңелдән уртаклаша. Елена Владимировна, әлеге филиал ачылганнан бирле, җаваплылык һәм намус белән хезмәт куйды. Хезмәттәшләре күңелендә ул яхшы кеше һәм үз эшенең чын остасы буларак матур хатирәләр белән истә калыр. Урыны оҗмахта булсын.
-
Чирмешәннең инвалидлар оешмасы кабат җиңү яулаган
Татарстанның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча бәйгедә районың инвалидлар оешмасы өченче урынга лаек булган.