22 июнь 2019 яңалыклары
-
Чәч һәм бит өчен бик файдалы битлек ясау ЫСУЛЫ
Чәч өчен бәрәңгедән маска ясау ысулы: 2-3 чи бәрәңгене угычтан уыгыз һәм сыгып, согын чыгарыгыз. Бәрәңге согына 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Шуның белән чәчегезне чайкатыгыз.
-
Күзләр төсе һәм язмыш арасында бәйләнеш бармы?
Астрологлар, әйе, мондый бәйләнеш бар, дип фараз итә. Моннан йөзләрчә еллар элек, җир шарында адәм балалары барлыкка килгән генә вакытта аларның күзләре коңгырт төстә булган. Планетада климат йомшак, җылы, ә табигать кешегә барлык нигъмәтләрен мул биргән чор була ул.
-
Утыз Имән авылында яшәүче Вәлиевлар 60 ел бергә гомер иткәннәр
Минзакир абый белән Гөлшат апа Вәлиевлар гаиләсе, мөгаен, башка бик күп гаиләләрдән әллә ни аерылып тормыйдыр: гомер буе колхозда эшләгәннәр, 60 ел бергә гомер итеп, биш бала үстергәннәр. Рәсми чыганаклар язганча - “среднестатистическая” гаилә. Вәлиевлар җитәкче дә булмаганнар, зур ачышлар да ясамаганнар.
-
Кызыл Ярда шундый әби бар!
1941 елның 22 июне… Кояшлы ял көне була ул. Кинәт аяз көнне яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә: СУГЫШ! Бу көнне кешеләрнең барлык уй-хыялларын чәлпәрәмә китергән сугыш башлана.