22 март 2022 яңалыклары
-
Кавыктан суган белән сарымсак коткара
Яз көне чәчләр тәрбиягә аеруча мохтаҗ. Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Чөнки аксым баш тиресен бик нык тарттыра.
-
Чирмешән районындагы нефть объектлары сак хезмәткәрләре контролендә
“Витязь” шәхси сак предриятиесе җәмгыяте райондагы 66 кешене эшле иткән. Шуларның 17се хатын-кызлар.
-
Чирмешән авылында гомер итүче Клавдия Борисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Район башкарма комитеты вәкилләре дә, өенә барып, аны тормыш бәйрәме белән котладылар.
-
Ә сез помидорларны күчереп утырттыгызмы әле?
Вакытында тәрбияләнгән үсентеләр мул уңыш бирә.
-
Чирмешәндә диңгезчеләр очрашты
Су асты көймәсендә өч айга җитәрлек запас – барысы да консервланган.
-
Синоптиклар: атна уртасында – җылы, атна ахырында салкын булачак
Алдагы берничә көндә Татарстанда һава торышы яхшырачак. Көндез температура 7 градуска кадәр күтәрелә, төнлә -6 градустан түбән булмаячак. Әмма ял көннәрендә тагын салкынайтып җибәрәчәк.
-
Борчу, курку хисләреннән ничек арынырга?
Соңгы арада кешенең психологик халәте турында күбрәк сөйли башладык. Эчтән борчу, курку хисләре ашаганда, тынычлыкны ничек саклап калырга соң? Киңәш сорап, кабат психолог Галия ГЫЙМАДИЕВАга мөрәҗәгать иттек.
-
Чирмешән судында наркотик кулланучыга карата карар чыгарылган
Район судында Әлмәттә туып үскән ир-егеткә карата гаепләү карары чыгарылган, аның бер елга иреген чикләгәннәр.
-
Чирмешән урманнары “Экология” илкүләм проекты кысаларында яшәрә
Быел районда яңартылачак урман мәйданнарының 20 гектары “Экология” илкүләм проекты хисабыннан булачак. Федераль бюджеттан 1 миллион 610 мең сум күләмендә бирелүче акчага урманнарда моннан кала да әле тагын байтак эшләр башкарылырга тиеш.