21 март 2017 яңалыклары
-
Йөклелекне өзү – зыянлы да, гөнаһ та
"Тормыш өчен" Бөтенроссия акциясендә катнашып, һәркем балаларның гомерен саклап калуга үз өлешен кертә. Әлеге акциядә катнашкан кеше йөклелекне вакытыннан алда өзүгә каршы булуын имза куеп белдерә. Бу чарадан чирмешәнлеләр дә читтә калмый. Район үзәк китапханәсендә йөклелекне иртә соркларда өзүнең зыяны һәм гөнаһы турында врачлар һәм дин әһелләренең фикерен белдергән видеороликлар...
-
Чирмешәнлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар
Чирмешән районында Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыруга керткән хезмәтләре өчен, район башлыгы киңәшчесе, райондагы динара багланышлар советы рәисе Әмир Сәлим улы Могыйзов, "Умарина" мордва халык фольклор ансамбле солисты Евдокия Серафимовна Данилова, Әккәрәй мәктәбенең рус теле укытучысы, "Салкус" чуваш фольклор ансамбле солисты Олег Владимирович Еферов, "Татарстан Республикасының рус...
-
Чирмешән районында иммунопрофилактика 16 йогышлы авыруга каршы үткәрелә
Профилактик привикалар нәрсә өчен кирәк һәм аларны балаларга ник бик яшьли ясый башлыйлар? Әлеге сорауларга район үзәк больницасының врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева җавап бирә: -Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр...
-
Иң яхшы бәйрәмнәр оештыручы Чирмешәндә яши
Район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев "Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы" ("Лучший культорганизатор Татарстана") беренче республика бәйгесендә Гран - прига лаек булган. Әлеге конкурсның беренче этабында 65 кеше катнашкан. "Крутушка" шифаханәсендә узган финалда биш кеше көч сынашкан. Мәдәният хезмәткәрләре биредә ял итүчеләр белән төрле чаралар оештырганнар, алар каршында концерт номерлары...
-
Чирмешән кызлары сыерчыкларга “ызба” төзи
Чирмешән кызлары Азалия белән Илүсә быел сыерчыклар кайтканын аеруча түземсезләнеп көтә. Әтиләре Фаяз белән ясаган өч сыерчык оясының икесен үз өйләре янында куйсалар, берсен Туймәткә Рушания әбиләре йортына алып кайтмакчылар. Яратсыннар гына кошлар яңа "ызбаларын". -Сыерчыкларга җылы кирәк, алар шунда бәбәй табалар, - ди кечкенә Азалия. Фаяз һәм Флүрә Шәрифуллиннар...
-
Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" хоккей командасы - республика Кубогы иясе
Алкалы хоккей буенча Татарстан Кубогына барган уен финалында Чирмешәннең ир егетләр командасы Байлар Сабасының "Тимерхан"ы белән очрашты. Хәлиткеч уенда исәп безнекеләр файдасына - 10:4. Шулай итеп, саллы трофей - җиңүчегә дигән Кубок чирмешәнлеләрдә. Бу - безнең хоккейчыларның быелгы икенче зур уңышы. Моңа кадәр якташларыбыз республика беренчелегенә ярышларда җиңү яулаган иде....