"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» дәресенең беренче чыгарылышында сәламли.
Иртәгә, 15 көнне, Чирмешәнгә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Ул муниципаль район Советы утырышында катнашачак.
Узган елда дәүләт инспекторлары балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуның 40 очрагын ачыклаганнар, 715 машина йөртүче иминлек каешын тагуны кирәк дип тапмаган.
Бөркәтәнең “КөлкеVIRUS” һәм район үзәгенең балалар бакчалары җыелма командалары районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның дүртенче район фестиваленең җиңүчеләре булдылар.
Февраль аеның беренче яртысында республика дәүләт порталының “Халык контроле”нә безнең районнан (Лашман авылыннан) бер хәбәр язылган.
0