2022 елда Татарстанда 46 мәктәп компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк
Быел Татарстанның 46 мәктәбе һәм 6 һөнәри белем бирү оешмасы «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында компьютер җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Финанслау күләме 82 млн сумнан артык булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.