Чирмешән шагыйрәсенең тагын бер китапка җитәрлек шигырьләре бар
Ул тормышны, табигатьне, кешеләрне ярата. Серле балачагын, газиз әти-әниләрен, туганнарын еш искә төшерә. Аларга, янәшәдә, тормыш юлында очраган рәхимле кешеләргә, бәхет төшенчәсенә мөнәсәбәтен, хисләрен шигырь юлларына сала.