«Кеше үзенең авыр финанс хәлендә үзе гаепле»
Россиялеләр, котырып, микрофинанс оешмаларыннан еллык 350 процент тирәсе ставка белән кредит ала. Рибачылар кармагына эләгүчеләр саны 11,9 миллионга җиткән инде. Бу икътисади яктан актив халыкның 15,8 проценты икән. Эш яшендәге һәр алты-җиде кешенең берсе, очны-очка ялгау өчен теләнеп, банкир-мошенниклар катына бара. Быелның беренче яртысында андыйларның саны 2,26 миллионга арткан.