Нагорный авылы халкы газ торбалары ямьсез, дип зарлана
Ульяновка авыл җирлегенә караган безнең Нагорный поселогына табигый газ килүенә инде 20 елдан артык. Өйләребезне газ ягып җылытабыз, рәхәт. Тик, ни кызганыч, авылдагы газүткәргеч торбаларның буяуларын бер тапкыр да яңартмадылар. Инде алар күгәрәләр, бик ямьсез дә. Район газ хезмәте торбаларны быел буямасмы икән?