Чирмешән районында яшәүче мәшһүр баянчы, җырчы бүләк баянын еш кулга ала
Баянчы булу өчен нәрсә кирәк? Иң элек, билгеле, сәләт, аннан соң - теләк һәм тырышлык. Уйныйсы килү – һава сулыйсы килү теләге кебек. Районда билгеле гармунчы, баянчы, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф Җиһаншин шулай ди.