"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Эш сәфәре вакытында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән кайбер объектларны карады, район активы һәм район урманчылары белән очрашты.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән, Чирмешән районы судына яңа рәис билгеләнде. Бу постны, моңа кадәр федераль судья булган, Дмитрий Макаров биләячәк.
Республикада укучыларны дистанцион укытуга җибәрмәс өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Мошенниклар Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның банк картасыннан 60 мең сум акчасын урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Ылыслы агачларның (эрбет (кедр), чыршы, нарат) сагызын көзгә кадәр җыярга мөмкин. Ул ашказаны-эчәк тракты, әйтик, колит, түбән кислоталылыктагы гастрит, холецистит, энтероколит кебек авыруларны нәтиҗәле дәвалый.
Республикада һава торышы якшәмбе рәтләнер дип көтелә.
0