“Бу баланы миңа бирә алмассызмы икән?”
Татарстандагы җыйнак кына бер шәһәрнең урамы буйлап барам. Җәйге эссе көн. Алдымда тимер рәшәткәле капка күренде. Анда берничә бала: «Әнә минем әни, әнә, минеке ул», – дип рәшәткә арасыннан кулларын сузганнар. Артыма борылып карадым. Беркем дә юк. Кемгә эндәшәләр соң бу балалар? Ул да булмады, яшь кенә бер хатын-кыз балаларны җитәкләп алып та китте. Яшьтән үк килгән кызыксынучан гадәтем монда да үзенекен итте. Капканы ачып, эчкә атладым. Күрәм, миңа таба өлкәнрәк яшьтәге ханым килә.