Чирмешән районында ир-атлар һәм хатын-кызлар күпме?
2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре районыбызда хатын-кызлар күбрәк булуын күрсәтә. Гүзәл зат вәкилләре халыкның 52,5 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта, илдәге кебек, районда гадәттә, малайлар кызларга караганда күбрәк туа. Мондый статистика XX йөз башыннан һәм шул гасыр буе күзәтелә. 2010 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, райондагы 4 яшькә кадәрге 1000 малайга уртача 980 кыз туры килгән.