Чирмешән районында 338 кеше үзмәшгульлек буларак теркәлгән
Быел үзмәшгульләрдән салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Тамада, тырнак ясаучы, кондитер – үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкин һөнәр ияләренең берничәсе генә бу, без район газетасында алар турында язган идек. Ел башыннан районда 338 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.