Чирмешән район Советы депутатлары алдагы елларга конкрет бурычлар билгеләделәр
Халык санын 18 меңнән дә киметмәскә, гомер озынлыгын 75,3 яшькә җиткерергә. Районның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга социаль-икътисади планлы үсеш чорына шундыйрак бурычлар да куелды. Район Советы депутатларының чираттагы утырышында әлеге стратегиягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр хупланды.