Чирмешән районыннан көзен 30 егет армиягә китәчәк
1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Районнан агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә 30 кеше җибәрелергә тиеш. Беренче төркем октябрь ахырында китәчәк.