Җиләк-җимеш куакларын кышка әзерлибез
Көзен җимеш агач-куаклары тамырларын актив рәвештә үстерә. Шуңа күрә бу вакытта аларны ашлау турында онытырга ярамый. Карт алмагач төбенә 1 квадрат метр исәбеннән 3-5 кило органик, 10-12 гр калийлы, 30-40 гр фосфорлы (суперфосфат) ашлама кертәләр.